9 сентябрь 2026 материаллары
-
Марат Кәбиров
Буш йомырка
Бер кызык малай бар иде. Тавык йомыркасының бер башын энә белән тишә дә эчен эчеп бетерә. Аз гына тоз сипсәң, тәмле була инде ул, файдалы да, диләр. Үсмер чакта минем дә алай иткән бар. Тик бу малай йомырка кабыгын ташламый. Кабат тавык оясына куя.
-
Интервью
Максим Боровков: «Күпләр банкротка чыгуны бик гади һәм арзанга төшә дип уйлый»
Бурычлы үлмәс, көн дә күрмәс, ди халык. Банктан алган бурыч йөге тартып бара алмаслыкка әйләнсә, нишләргә? Банкротка чыгуга алмаш бармы? Ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә? Бу хакта Татарстан юстиция министры урынбасары Максим БОРОВКОВ белән сөйләштек.
-
Интервью
Тәслимә Низами: «Җырларым я йөрәктән елап, я шатлыктан туа»
Аны җырчылар үзен дә, иҗатын да бик хөрмәт итә. Гадилеге, эчкерсезлеге һәм халыкчан булганы өчен ярата алар Тәслимә апаларын. Ул язган шигырләр, көйләр йөрәккә үтеп керә, күңелдән чыгара алмаган хисләрнең йөгәнен бушата.
-
Яңалыклар
2027 елда Татарстан тупланма бюджеты чыгымнары 627,6 миллиард сум тәшкил итәчәк
2027 елда Татарстан тупланма бюджеты чыгымнары 627,6 миллиард сум тәшкил итәчәк, дип фаразлана.
-
Яңалыклар
Владимир Путин Дональд Трамп белән бер сәгать буе телефоннан сөйләшкән
Россия Президенты Владимир Путин Ак йорт башлыгы вәкилләренең Мәскәү һәм Киевка сәфәрләре йомгагы буенча Америкадагы коллегасы Дональд Трамп белән телефон аша сөйләшкән.
-
Яңалыклар
Татарстанда өч игезәк бала табучыларга түләү күләме арттырылды
Татарстанда бер үк вакытта өч һәм күбрәк бала табучыларга түләү күләме арттырылды. Республика Башлыгы порталында Рәиснең бу җәһәттән указы бастырылган.
-
Яңалыклар
1 октябрьдән Хәрби һәм көч структуралары хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артачак
Хәрби хезмәткәрләр һәм көч ведомстволары хезмәткәрләренең окладлары 2026 елның 1 октябреннән 4 процентка артачак.
-
Җәмгыять
«Төп бурыч – тавыш бирүнең үтә күренмәлелеген һәм ышанычлылыгын тәэмин итү»
Татарстанда тавыш бирү көннәрендә 1 мең сайлау участогында 2 меңнән артык видеокамера куела, шулай ук 3 меңләп телекоммуникация җайланмасы урнаштырыла. Алар 17 сентябрь кичендә үк эшли башлаячак.
-
Яңалыклар
Россиядә даруларга бирешми торган туберкулез штаммын тапканнар
Илдә антибиотикларга бирешми торган туберкулез штаммы – EurA1.1 ачыкланган. Бу хакта “РИА Новости” Дублин шәһәре университеты галимнәренең тикшеренүләре нәтиҗәләренә таянып яза.
-
Яңалыклар
«Алтын мөнбәр» фестивалендә килешүләр төзелде
“Алтын мөнбәр” кино фестивале Россия, Татарстан кинематографиясен үстерүдә генә түгел, дөньякүләм әһәһмияткә ия.
-
Яңалыклар
Бу елның сигез аенда Татарстанның тулаем төбәк продукты 4,2 триллион сум тәшкил иткән
2026 елның сигез ае нәтиҗәләре буенча Татарстанның тулаем төбәк продукты 4,2 триллион сум тәшкил иткән.
-
Яңалыклар
Татарстанда БПЛА куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды
Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды.
-
МӨҺИМ
Халык синоптигы: «Тараканнар чыкмыйча һәм пәрәвезләр очмыйча әбиләр чуагы башланмый»
Әбиләр чуагы булды да беттеме? Бүген мәктәп, бәрәңге казу мәшәкатьләреннән арынган арада халыкны әнә шул сорау борчый. Сентябрьнең беренче көннәрендә елмаеп караган кояш озак тормады. Хәзер урамда – яңгыр, өстә – җылы куртка, кулда – кулчатыр. Быелгы көздән нәрсә көтәргә?
-
Яңалыклар
Татарстанда яңгырлар һәм көчле җил көтелә
Бүген Татарстанда салкынча, болытлы һәм яңгырлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Мәскәү янындагы складта янгын чыккан
Мәскәү өлкәсендә складта янгын чыгып, ялкын 1,8 мең квадрат метр мәйданны ялмап алган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.